Ришат Төхвәтуллин җырчыларга гастрольләр графигын көйләү буенча мөрәҗәгать итте

“Бүген бер артист килгән районга икенче көнне башкасы килү – бер-береңә аяк чалу кебек килеп чыга”, - диде җырчы.
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин артистлар гастроль графигын үзара килешеп төзергә тиеш дип саный. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”ның махсус проекты – “Эстрада артистларына берләшергә кирәкме?” дигән түгәрәк өстәл форматындагы сөйләшүдә әйтте.“Без – артистлар берләшеп, төрле оештыру эшләрен дә үзара киңәшләшеп эшләргә тиеш. Әйтик, гастрольләр. Бүген бер авылга мин килдем, икенче көнгә Фирдүс Тямаев, өченче көнгә башка коллегабыз. Бу кадәр концерт халыкка кирәкме?Бу – күпвакытта бер-беребезгә комачаулау, аяк чалуга кайтып кала. Үзе дә рәхәтләнеп тамашачы җыя алмый, башкага да юл бирми”, - диде Ришат Төхвәтуллин.Җырчы фикеренчә, бер артист Казанда биш көн рәттән концерт куя икән, башка җырчылар Казан тирәсендәге район-авылларда да гастрольләр планлаштырмаска тиеш.“Татар-информ”дагы түгәрәк өстәлдә ИлСаф, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фирдүс Тямаев, Ризат Рамазанов, Ильвина, Лилия Хәйруллина катнаша.