В. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында Пермь өлкәсенең “У моста” театры гастрольләре булачак

Театр Казан сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясый

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). 27-30 май көннәрендә В. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында Пермь өлкәсенең “У моста” театры гастрольләре булачак.

Театр Казанга гастрольләр белән беренче тапкыр килә. Тамашачыларга пермьлеләр 4 спектакль күрсәтәчәк: «Калека с Инишмана», «Сиротливый Запад» (ике спектакль дә ирлан драматургы Мартин Мак Донах әсәрләре буенча куелган), «Панночка» (Нина Садур) һәм «Женитьба» (Николай Гоголь). Гастрольләр «Калека с Инишмана» спектакле белән ябыла. Спектакльлдән соң режиссер Сергей Федотов белән иҗади очрашу да оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

“У моста” театры 1988 елда режиссер Сергей Федотов тарафыннан оештырыла. Театрның исеме аның концепциясен чагылдыра. “У моста” — мистик театр. Алар Гоголь, Булгаков, Достоевский, Шекспир, Стокер кебек авторларның әсәрләрен сәхнәгә куя. Театр Украина, Беларусь, Латвия, Эстония, Һиндстан, Австрия, Германия, Польша, Чехия, Болгария, Мисыр, Косово һ.б. бик күп илләрдә гастрольләрдә була, 127 театр фестивальләрендә катнашкан.