Бүген Рәшит Ваһапов исемендәге X халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты була

Чарада фестивальнең лауреатлары һәм дөньякүләм танылган җырчылар катнашачак

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). Бүген 18.00дә Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге X халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты булачак.

Фестивальгә махсус кунаклар – Россия һәм дөнья күләмендә танылган җырчылар Альбина Шаһиморатова, Илһам Вәлиев (Уфа) һәм банчы Айдар Гайнуллин (Берлин) киләчәк. Бәйрәмгә шәрәфле кунак буларак СССРның халык артисты Бибигөл Төлегенова (Казакъстан) чакырулы.

Шулай ук концертта фестиваль лауреатлары Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Федор Тарасов, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Марсель Вәгыйзов, Венера Шәмиева, Гөлсирин Абдуллина, Аршак Алтунян һ.б. да җырлаячак. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшид Ваһапов исемендәге татар мәдәнияты иҗтимагый фонды оештыра.

ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты җыйган белешмә буенча, Рәшит Ваһа́пов исемендәге́ тата́р җыры́ фестивале́ беренче тапкыр 2004 елда Казанда уздырыла, 2005 тән (икенче) бөтенроссия, 2007 дән (өченче) халыкара статусы ала. Фестивальны ул вакыттагы оештыручылар - Нижгар татарларының Казандагы «Якташлар» җәмгыяте, «Татарстан» журналы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» агентлыгы, Казан шәһәре хакимияте.

Фестиваль Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында 7 майда (Р. Ваһаповның туган көне) ачыла, концертлар Россиянең дистәләгән шәһәр һәм районнарында һәм чит илләрдә куела. Аннары Казанда гала-концерт белән тәмамлана. Фестивальдә татар халык һәм эстрада җырларын башкаручы атаклы артистлар, башка милләтләрнең күренекле җырчылары, йөзләрчә һәвәскәр башкаручылар коллективлары катнаша. 2007 дән фестиваль кысаларында солистлар һәм дуэтлар номинациясендә, шулай ук профессиональ һәм һәвәскәр башкаручылар өчен аерым конкурс уздырыла. 2004 елдан фестивальнең җитәкчесе - Рифат Фәттахов.