Бүген Казанда “Тур карикатур” күргәзмәсе ачыла

“Юмор теле тәрҗемә сорамый”, ди Рекай Дюнмез

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген 16.00 дә Казанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан һәм Төркия карикатурчыларының “Тур карикатур” халыкара күргәзмәсе ачыла. Шул уңайдан, “Татмедиа” агентлыгында матбугат конференциясе булып узды. Анда “Чаян” журналының баш мөхәрире Рафаэл Хәлиуллов, Төркиядә Карикатуралар музее директоры, профессор Садреттин Айгюн, Карикатуралар музее идарәчеләренең берсе Рекай Дюнмез һәм танылган карикатурачы-рәссам Озан Сойдан катнашты.

“Казан белән Төркия арасы шактый ерак. Әмма Казанга килеп, Вачеслав Бибишев кебек кешеләр белән аралашканнан соң бу араның бары шартлы булуын гына аңлыйсың. Тормышта бик күп инкыйлаблар, сугышлар булып тора. Әмма шуңа да карамастан, без, иҗат кешеләре, бердәм булырга тиеш”, - диде Рекай Дюнмез сүзен башлап.

Төркиянең Анатолия университеты базасында урнашкан Карикатура музее инде 10 еллап эшләп килә икән. Картиналарны иң элек, галерея булдыру максатыннан, җыя башлаганнар. Нәтиҗәдә, музей барлыкка килгән. “Без үзебезне Хуҗа Насретдинның оныклары дип саныйбыз һәм аңардан калган мирасны торгызырга тырышабыз”, - диде карикатурачы-рәссам Озан Сойдан. Музейда Хуҗа Насретдинга багышланган зал да булдырганнар. Музей, университет базасында булганлыктан, уку йорты хисабына финанслана. Студентларга музейга йөрү өчен махсус дәресләр дә билгеләгәннәр. Карикатура музее ике катлы. Аның өске катында мастер-класслар, карикатура буенча дәресләр дә бирәләр.

Анатолия университетында 28 факультет бар һәм 2 миллионга якын студент дистанцион рәвештә белем алуын хәбәр итте Рекай Дюнмез. Әлеге университетта студентларны карикатура ясарга да өйрәтәләр. “Дөньяның 30лап илендә безнең университетның филиаллары эшләп килә. Киләчәктә Татарстанда да шундый филиал ачылса без бик шат булыр идек. Мин Казан федераль университеты белән яхшы таныш. Бу уку йорты белән хезмәттәшлек тә итәрбез әле, бәлки”, - диде ул.

“Узган ел Төркиянең Искешәһәре “Төрки дөнья башкаласы” дип игълан ителгән иде. Бу шәһәрне танытуга, үстерүгә бик зур ярдәм булды. Быел әлеге исем Казанга бирелде. Казан өчен дә уңышлы ел булыр дип ышанам. Сез бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш”, - дип искәртте Садреттин Айгюн.