Мәскәү тамашачысы Камал театры спектакльләре трансляциясен актив сатып ала

Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия һәм Нидерландтан трансляцияләр сатып алу теркәлгән.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 2 апрельдә Камал театры агымдагы 114 сезонның видеоязмаларын трансляцияләү ачылышы турында игълан итте. Хәзерге вакытта иң популяр спектакль — «Мэхэбэт FM». Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльләр Татарстан халкы арасында зур шау-шу тудырды. Камал артистлары социаль челтәрләрдә йөзләрчә уңай бәяләмә алды. Шунысын билгеләп үтү мөһим, спектакльләргә кызыксыну республика чикләреннән чыкты. Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия һәм Нидерландтан трансляцияләр сатып алу теркәлгән.

Россия шәһәрләре һәм төбәкләре арасында спектакль трансляөияләре сатып алу буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия Республикасы алда бара.

«Без әлеге проектны үстерүгә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Хәтта ерактан торып та без тамашачыларның зур ярдәмен тоябыз! Нәкъ менә сезнең ярдәм нәтиҗәсендә республика өчен уникаль булган мондый проектлар үсә алачак. Иң рәхмәтле тамашачыларны без һичшиксез бүләкләрбез — карантиннан соң сезне күңелле бонуслар көтә», — диде Галискар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов.

Исегезгә төшерәбез, трансляцияләргә рөхсәтне kamalteatr.ru сайтында алырга мөмкин.

Күрсәтү хокукын алдан ук сатып алырга киңәш итәбез, чөнки һәр трансляциянең вакытлы чикләүләре бар. Төгәл спектакльне бары тик трансляция тәмамланганчы гына карарга мөмкин. Трансляцияләрне сатып алган кешеләр спектакльне 7 көн дәвамында карый ала. Спектакльне карый башлаучыларга 48 сәгать вакыт бирелә.