Хаматова: Татарстан фильмны төшергәндә нык ярдәм итте, шуның өчен аңа зур рәхмәт

«Зөләйха күзләрен ача» сериалын Лаеш районында һәм Казан Кремлендә төшерделәр.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Чулпан Хаматова «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшергәндә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстанга рәхмәт белдерде. Театр һәм кино актрисасы Instagram социаль челтәрендә оештырылган туры эфир вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Татарстанда фильмның бик күп эпизодлары төшерелде. Һәм гомумән, Татарстан бик нык ярдәм итте, шуның өчен республикага, әлеге карарны кабул иткән һәм булышкан барлык кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Анда гаҗәеп декорацияләр корылган иде», - диде Хаматова.

Лаеш районында картинаны төшерү өчен сөргенгә озатылган кешеләр өчен лагерь рәвешендәге «Сәмрух» дип аталган декорацияләр корылды. Хаматова фильмны төшерү мәйданчыгына килгән вакытын искә алды.

«Күктә кояш балкый, күк йөзе зәп-зәңгәр, яңа гына юнылган бүрәнәләрдән төзелгән бараклар... Алардан шундый ваемсызлык бөркелә иде, мин куркып киттем һәм безнең ГУЛАГ нинди оптимистик икән дип уйлап куйдым», - диде артистка.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалын шулай ук Пермьдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Мәскәүдә төшерделәр.