Элеккеге мәдәният министры А.Сибагатуллин ТНВ каналының башкарма директоры итеп билгеләнә

Айрат Сибагатуллин яңа вазифаларын башкаруга 23 апрельдә керешәчәк.
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ТНВ һәм ТНВ-Планета каналларының башкарма директоры итеп билгеләнә. Айрат Сибагатуллин яңа вазифаларын башкаруга 23 апрельдә керешәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә үз чыганакларыннан билгеле булды.Айрат Сибагатуллин иҗади проектлар, яңа проектлар башкару, хәбәр тапшыру концепцияләрен эшләү өчен җавап бирәчәк.