Театрлар арасында тел саклау темасына грантлар бәйгесенә нәтиҗәләр ясау кичектерелгән

Төп максаты татар телен популярлаштыру булган бәйгенең нәтиҗәләре нигезләмә буенча 21 февральдә – Халыкара туган тел көнендә игълан ителергә тиеш иде.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасында заманча драматургиягә һәм театр сәнгатенә ярдәм итү буенча «Родной язык, целый мир в твоем богатстве я постиг…» («Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы») бәйгесе җиңүчеләрен игълан итү вакыты билгесез сәбәпләр аркасында кичектерелә.

Татарстан Республика Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге кичектерелүнең сәбәбенә ачыклык кертмәде. «Безгә бик күп шалтыраталар, әмма без әлегә нәтиҗәләрне әйтә алмыйбыз. Бу бездән генә тормый», — диде матбугат үзәге вәкиле.

Бәйгене Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия Татарстан Республика Театр әһелләре берлеге белән берлектә үткәрә. Проектларның нигезенә татар теле турында, заманча мультимәдәни җәмгыятьтә татар теленең чагылышы һәм милли тәңгәллек турында уйланулар салынган булырга тиеш дип ассызыклый оештыручылар.

Бәйгедә махсус язылган пьесалар һәм татар классикасы яки бүгенге әдәбият буенча язылган инсценировкалар катнаша. Җиңүче театр проектын тормышка ашыру өчен 600 мең сум грант ала, ә авторга 100 мең сум каралган. Грант өч спектакльгә биреләчәк.

Төп максаты татар телен популярлаштыру булган бәйгенең нәтиҗәләре нигезләмә буенча 21 февральдә — Халыкара туган тел көнендә игълан ителергә тиеш иде. Спектакльнең премьерасы 31 октябрдән дә соңга калмыйча чыгарга тиеш.

Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге әйтүенчә, комиссия карамагына 8-9 гариза кергән. «Комиссия әлегә хәл итә. Барысы да паузада. Комиссиянең номинантлар буенча кайбер сораулары бар», — диделәр «Татар-информ» хәбәрчесенә. Татарстан Республика Театр әһелләре берлеге нәтиҗәләрне бер айга соңрак 27 мартта — халыкара театр көнендә игълан итергә җыена.