Минзәлә гимназиясенең труппасы Татарстанның «Сәйяр» фестивалендә җиңү яулады

Фестиваль онлайн-форматта узды.

(Минзәлә, 16 март, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илшат Вагыйзов). Минзәлә гимназиясенең «Сәяр» труппасы Татарстанда үткәрелгән «Сәйяр» фестивалендә гран-при яулады. Фестиваль онлайн-форматта узды

«Быел Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен сәхнәләштердек, гран-прига лаек булдык. Әйтергә кирәк, әлеге әсәрне сәхнәләштерү күп көч таләп итте, 3 ай буена әзерләдек. «Әле беркемнең дә Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен шулай сәхнәләштерүгә алынганы юк иде, зур эш башкаргансыз!», дип тә әйттеләр, — диде Минзәлә гимназиясенең «Сәяр» труппасы җитәкчесе, Дамир Сираҗиев Әлфия Авзалова исемендәге, «Тантана» премияләре лауреаты Ленар Миңнемуллин.

«Сәйяр» республика театр фестивале-конкурсы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналлары редакциясе белән берлектә үткәрелә. Анда бөтен республикадан балалар һәм яшьләр театрлары катнаша.

Узган ел Минзәлә труппасы Мирхәйдәр Фәйзинең «Адашкан күңелләр» әсәре белән катнашып, әлеге фестивальдә 1 урын яулаган иде.