Питрәч укытучысы «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында җиңде

Ул 19 яшендә Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбенә эшкә урнаша.

(Питрәч, 16 март, «Татар-информ», «Алга», Люция Сираҗиева). Питрәч районында яшәүче педагог, халык театры артисты, ансамбль солисты Валентина Ямщикова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңүче булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бик күпләрдә Валентина Ямщикова белән танышкач, «Барысына да ничек өлгерә икән ул?!» — дигән сорау туа. Бу аның үзе өчен дә зур табышмак. Шулай да ул безгә «барысы да якыннарымның, хезмәттәшләремнең ярдәме һәм балаларга, сәхнәгә, иҗатка мәхәббәт белән бәйле» дип аңлатты.

Музыка укытучысы буларак ул талантлы балаларны күрә белү сәләтенә ия. Валентина Валерьевна укучылары булмасалар күп кенә балалар өчен сәхнә чынга ашмаслык хыял булып кына калыр иде.

Ул 19 яшендә Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбенә эшкә урнаша. Шул вакыттан бирле ул яраткан эше белән шөгыльләнә — балаларга талантларын ачарга ярдәм итә, алар өчен чын остаз булып тора. Хәзер Валентина Ямщикова «Звонкие детки» вокал ансамбле җитәкчесе. Күптән түгел балалар «Татарстан тавышы» Халыкара конкурсы лауреатлары булды. Тиздән ике укучы Халыкара «Татарстан мирасы» татар мәдәнияте, музыка һәм сәнгать конкурсына барачак. Укытучы аларны һәр җиргә үзе озатып йөри.

Иҗат кешесенең гаять күпкырлы һәм энергияле булуына мин кабат инандым. Валентина Ямщикованың эшчәнлеге балалар сәнгать мәктәбендә укыту белән генә чикләнми. Ул Питрәчнең «Балкыш» халык театры спектакльләрендә иң катлаулы рольләрдә уйный, «Селяне» вокал-инструменталь ансамблендә башлап җырлый.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә катнашырга тәкъдим иткәч, Валентина Ямщикова бик теләп ризалаша. Ул уңышка ирешәчәген алдан сизә.

«Тантаналы бүләкләү вакытында диплом һәм статуэтканы Минтимер Шәймиев кулыннан алдым», — диде җиңүче. Бу аның шундый масштаблы конкурста беренче тапкыр катнашуы.