news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киносценарие Илгиз Зәйниев катнашында язылган «Девятаев» фильмының трейлеры чыккан

Тимур Бекмамбетовның Илгиз Зәйниев белән бергә бу өченче проекты.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сценариен язуда драматург һәм режиссёр Илгиз Зәйниев катнашкан «Девятаев» фильмы 29 апрельдә прокатка чыга. Бүген аның трейлеры интернетка урнаштырылган.

Фильмны төшерүче команда аның реаль вакыйгаларга нигезләнгән булуын билгеләп үтә. Сценарий Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның истәлекләреннән чыгып язылган.

Фильмның режиссёрлары — Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимов. Алар «Ночной дозор»да да бергә эшләгәннәр.

Тимур Бекмамбетовның Илгиз Зәйниев белән бергә бу өченче проекты. Беренчесе «Свияжск АРТель» лабораториясе кысаларында Илгиз Зәйниев автордашлыгында язылган сценарий буенча куелган спектакль. Икенчесе Милләтләр театрында куелган «Хуҗа Насретдин» спектакле.

Тимур Бекмамбетов «Девятаев» фильмы проектына да Илгиз Зәйниевны җәлеп иткән.

Фильмда Казан ТЮЗы актеры Нияз Заһидуллин төшкән.

  • Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев урланган бомбардировщик белән немец әсирлегеннән качкан. Бөек Ватан сугышыннан соң Казанда яшәгән. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100