Казанда Георгий Ибушевның "Күңелемдә яз" дип аталган иҗат кичәсе була

Тамаша Милли китапханәнең Зур уку залында 17.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). 20 февральдә Казанда Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның "Күңелемдә яз" дип аталган иҗат кичәсе була.

Георгий Ибушев репертуарында опералардан арияләр, романслар һәм татар, рус, чит ил композиторлары, шулай ук халык җырлары бар. 2007 елда аның татар телендә “Рәхмәт сиңа, җыр” китабы дөнья күрде.

  • Георгий Ибушев 1990 елда Салих Сәйдәшев исемендәге вокалистларның төбәк бәйгесендә лауреат исемен яулый. 1991 елда Татарстанның атказанган артисты, 2000 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була.

Иҗат кичәсе Милли китапханәнең Зур уку залында була. 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.