Әсәкәй районында “Ак хисләр” фестивале узачак

Фестивальдә катнашучылар җыр, фольклор, нәфис сүз, бию жанрлары буенча көч сынашачак.
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Оренбург өлкәсе Әсәкәй район үзәгендә төбәкара “Ак хисләр” фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Быелгы фестиваль Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, проектның авторы Зәйтүнә Вәлишинаның 55-еллык иҗади эшчәнлегенә багышланачак.Фестивальдә Оренбург өлкәсе районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай ук күрше Самара өлкәсеннән, Башкортстан республикасыннан үзешчән талантлар катнаша. Алар җыр, фольклор, нәфис сүз, бию жанрлары буенча көч сынаша.Фестиваль 2008 елның 18 февралендә Әсәкәй мәдәният йортында узачак