Чирмешән музеенда яңа күргәзмә ачыла

Туган як тарихы музее хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яңа - “Без төрле заманнарда хезмәт иттек” исемле күргәзмә әзерли.
(Чирмешән, 16 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән музеенда яңа күргәзмә ачыла.Туган як тарихы музее хезмәткәрләре  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яңа - “Без төрле заманнарда хезмәт иттек” исемле күргәзмә әзерлиләр, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.Бу юлы биредә төрле елларда солдат хезмәтен узган якташларыбызның хәрби формалары, документлары, альбомнары, фоторәсемнәре урын ала. Күтәмәдә яшәүче Александр Семайкин 1960нчы елларда чик сакчысы булып хезмәт иткән, бүген биредә аның ул еллардагы значокларын, хәрби билетын күрергә мөмкин. Иске Үтәмештән Рәфыйк Әхтәмов совет заманында хезмәт иткән булса, аның ике улы инде Россия гаскәрләрендә ил алдындагы бурычларын үтәп кайтканнар. Биредә өчесенең дә солдат формалары бар.