Чирмешән балалары Йолдызлык конкурсына җыена

Анда Чирмешәннән якынча иллеләп бала катнашырга тиеш.

(Чирмешән, 16 февраль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). “Йолдызлык” эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестиваленең безнең төбәктәге сайлап алу туры быел март аенда Нурлатта узачак, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.

Чирмешәннең яшь артистлары шушы бәйгегә әзерләнә. Анда бездән якынча иллеләп бала катнашырга тиеш.