Туган тел хәзинәләрен саклауга багышланды

Туган тел хәзинәләрен саклауга багышланды

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында (ҮКС) Халыкара туган тел көненә багышлап, «Туган тел хәзинәләре» дип исемләнгән чара үтте. ТРның Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе (АНКО), Казанның Халыклар дуслыгы йорты, шәһәрнең күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, ҮКСның туган якны өйрәнү бүлеге һәм Вахитов районының социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган туган тел бәйрәменә Язучылар берлеге әгъзалары Мөсәгыйт Хәбибуллин, Индус Сирматов, Рәдиф Сәгъди, һәм Хәбир Ибраһимов килгән иде. Чарада шулай ук 93 һәм 96 нчы санлы гимназия укучылары һәм театр училищесы студентлары да катнашты.

«Туган тел хәзинәләре» дип исемләнгән әлеге чарага Татарстанда яшәүче төрле милләтнең күренекле вәкилләре чакырылган иде. Алар да чыгыш ясап, ана теленең никадәр зур әһәмияткә ия икәнлеген һәм аның бәһасез мирас булуын ассызыклады. Кичәдә мәктәп укучылары һәм студентлар тарафыннан төрле милләт халыкларының җыр-биюләре, халык авыз иҗаты һәм әсәрләреннән өзекләр яңгырады.

«Кеше кимендә ике-өч тел белә икән, моннан да зур байлык юк. Шул ук вакытта ул үз телен камил белеп, шушы телдә аралашырга хаклы. Бары шул чакта гына без бабаларыбызның мирасын бездән соңгы буыннарга тапшыра алырбыз», - диде язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин.

Халыкара туган тел көнен 21 февральдә билгеләп үтү ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда игълан ителгән иде. Бу көндә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без мәңге сакларга тиешле мирас булып тора.