Олуг шәхесләребезне искә алалар

Олуг шәхесләребезне искә алалар

(Уфа, 16 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Кичә Башкортстанның татар районнарында һәм Уфаның үзендә татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу чаралары үтте.

Соңгы елларда Башкортстандагы татар мәктәпләрендә Муса Җәлилгә багышланган хәтер чаралары киң билгеләнә. Бу уңайдан барлык татар мәктәпләрендә һәм катнаш мәктәпләрнең татар классларында ел саен батыр шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы махсус стендлар әзерләнә, стена гәзитләре чыгарыла. Шулай ук «Муса Җәлил батырлыгы үлемсез», «Муса Җәлил – милли горурлыгыбыз» дип исемләнгән ачык дәресләр дә оештырыла. Бу чаралар һәр елны мәктәпләрнең еллык эш планын төзегәндә, кагыйдә буларак, мотлак рәвештә укыту һәм дәрестән тыш чаралар исемлегенә кертелә. Быел да шул тәртип сакланды һәм матур гадәт буенча районнардагы татар мәктәпләрендә һәм гимназияләрдә алдан каралган чаралар оештырылды.

«Мәктәпләр китапханәләрендә генә түгел, ә авыллар, районнар китапханәләренең күпчелегендә дә Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә әсбаплар яңартылды, махсус почмаклар әзерләнде, – дип белдерде безнең хәбәрчегә БР Мәгариф министрлыгының әйдәүче белгече Тәнзилә ханым Хафизова. – Аларда шушы көннәрдә китап укучылар конференцияләре үткәрү дә каралган». Уфа дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге талиплары да биредә үзләре оештырган әдәби кичәдә Муса Җәлилне зурлап искә алган.

Тәнзилә ханым бу көннәрдә Башкортстанның татар мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә халкыбызның башка күренекле улы, атаклы мәгърифәтче, олуг галим, әдип Каюм Насыйриның тууына 180 ел тулуга багышланган төрле чаралар оештырылуы хакында да хәбәр итте. Татар балалары үзләре дә бу истәлекле датага ихлас әзерләнгән: стена газеталары чыгарган һәм иншалар язган, викториналар үткәргән.