Муса Җәлил истәлегенә багышланган шигърият бәйгесе

Муса Җәлил истәлегенә багышланган шигърият бәйгесе

(Төмән, 17 февраль, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Кичә Тубыл шәһәре мәдәният үзәге районның татар мәктәпләре укучылары өчен каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган шигърият бәйгесе үткәрде. Бәйгедә барлыгы 53 бала катнашты.

Шигърият ярышында катнашучы 10 яшьтән 15 яшькәчә укучы бала 3 төркемгә бүленеп ярышты. Шарт буенча, I-III урыннар өчен һәм иң зур күләмле шигырь укучыга махсус приз билгеләнгән иде. 10 яшькәчә булган балалар арасында 1 урынны

Тахтаир авылыннан 6 яшьлек Әдрис Бәхтиев яулады. Икенче төркемдә 1 урын Санниково мәктәбеннән Йолдызхан Матниязовага «Сөембикә бәете» өчен бирелде, 15 яшьтән олыраклар төркемендә 1 урынга шул ук Санниково мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Диләфрүз чыкты. Зур күләмле әсәр өчен махсус бүләк М.Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре өчен Вәчир мәктәбе укучысы Юлия Макаровага тапшырылды. Тубыл районында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган мондый шигърият бәйгесе бишенче мәртәбә үткәрелде инде. Быелгысы исә Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланды. Бу бәйге чын мәгънәсендә милли рухтагы шигърият бәйрәме булып үтте.

Ләкин кызганыч, Полуян, Ябалак, Бизино кебек катнаш мәктәпләрдән һәм саф татар авыллары саналган Күкрәнде һәм Хуҗайлан мәктәпләреннән дә укучылар төрле сәбәпләр аркасында бәйгедә катнаша алмады.

Бәйгене әзерләп үткәрүче үзәкләштерелгән район китапханәсе хезмәткәре Гөлсинә Ташкеева Тубыл районы шигърият бәйгесенең күркәм тәҗрибәсен өлкәнең башка районнарында да таратуда катнашырга әзер булуын белдерде.