Милли музейда җәлилчеләргә багышланган чаралар

Милли музейда җәлилчеләргә багышланган чаралар

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Милли музейда Муса Җәлилнең тууына 99 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары узды. «Батыр үлә үлмәс ат алып» дигән күргәзмә кысаларында музей фондларыннан җәлилчеләрнең шәхси әйберләре һәм «Моабит дәфтәрләре» күрсәтелде. Музейның әдәби салонында М.Җәлилгә багышланган шигърият кичәсе үтте.

Күргәзмәдә М.Җәлилнең сугышка кадәр кызы белән төшкән фотосын, А.Алишның хатыны Рокыя һәм улларына язган соңгы хатын, Р.Саттарның шигырен күрергә мөмкин иде. 19 февральдә Фатыйх Кәримнең вафат булган көнен искә алып, биредә аның да куен дәфтәрләре, фронттан кызларына язган хатлары куелган иде. Анда шулай ук «Үлем үзәне»ннән табылган солдат әйберләре — гильзалар һәм медальоннар да урын алган иде.

Музейның әдәби салоны хезмәткәре Флера Дәминова Казан шәһәр мәктәпләре укучылары өчен «Өзелгән җыр эзеннән» китабы авторы Рафаэль Мостафин белән очрашу оештырды. Язучы М.Җәлилнең тормышын өйрәнүе һәм Алманиядә җәлилчеләр шәһит киткән җирләрдә булып кайтуы хакында мавыктыргыч итеп сөйләде. Әдәби кичәдә шулай ук М.Җәлил премиясенә кандидат шагыйрә Луиза Янсуар, Һ.Такташ премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, язучы Вакыйф Нуруллин һәм А.Алишның авылдашы Әнәс Хәсәнов та катнашты.