Казан дәүләт университетында «Татар егете» бәйгесе

Казан дәүләт университетында «Татар егете» бәйгесе

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Казан дәүләт университеты студентлар арасында «Татар егете» дип исемләнгән бәйге уздыра. Ул университет җәмәгатьчелеге арасында татар мәдәниятен популярлаштыру, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны күрсәтү, шулай ук студентларның рухи дөньясын баету максатында үткәрелә.

Бәйгенең шартлары буенча, анда катнашучылар татар телен камил белергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын үти алырга тиеш. Конкурсантлардан шулай ук төрле кыен хәлләрдән чыгу юлын таба алу сәләте, зирәклек һәм көч таләп ителә. Конкурс түбәндәгечә үткәреләчәк. Претендентлардан кабул ителгән гаризалар буенча, 25 февральдә жюри төрле факультетлар арасыннан икенче турга җиде катнашучыны сайлап ала, һәм алар 3 мартта булачак өченче турда, ягъни финал ярышларында катнашачак.

Финал ярышының программасы шактый кызыклы. Егетләр сәламләүдән алып, «Әгәр мин солтан булсам...», «Егет булгач, шундый булсын», «Без тылмачка мохтаҗ түгел», «Яраткан шөгылем», «Без сәнгатькә гашыйк» һәм башка номинацияләрдә ярышачак. Әлеге этап шоу-концерт рәвешендә уздырыла. Анда популяр җырчылар да катнашыр дип көтелә.