news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида татар театрлары фестивале башлана

Фестиваль программасына кергән hәр спектакльгә йөрүче hәр кешене фестивальне ябу тантанасында бүләк көтә.

Ульяновскида татар театрлары фестивале башлана
emet73.ru

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). 26 гыйнварда Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге hәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе татар халык hәм үзешчән театрларының Барый Тарханов исемендәге V нче төбәкара фестивален ачу тантанасына чакыра. Бу турыда»Өмет» газетасы хәбәр итә.

Бу көнне «Киндяковка» мәдәният йортының Җәмилә Мифтахова җитәкчелегендәге «Нур» татар халык театры танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ул бит берәү генә» дигән спектаклен күрсәтәчәк.

Фестиваль программасына кергән hәр спектакльгә йөрүче hәр кешене фестивальне ябу тантанасында бүләк көтә. Бер чакыру билетына бер бүләк биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100