news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда Абайның 175 еллыгы уңаеннан әдәби үзәк ачылды

Әдәби үзәк Абай әсәрләре һәм аның турында басмалар белән даими эшли торган күргәзмәдән гыйбарәт.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанның Алма-Атадагы Милли китапханәсендә бөек шагыйрь Абайның тууына 175 ел тулу уңаеннан әдәби үзәк ачылды. Бух акта «Казинформ» хәбәр итә

Әдәби үзәк ачылу тантанасында күренекле шагыйрьнең нәсел дәвамчылары, танылган язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты.

Абай әдәби үзәген ачуның төп максаты булып, казах әдәбияты классигы Абайның рухи мирасын популярлаштыру тора.

Әдәби үзәк Абай әсәрләре һәм аның турында басмалар белән даими эшли торган күргәзмәдән гыйбарәт. Анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның хезмәтләре, төрле телләрдә тәрҗемә ителгән әсәрләре, филологлар һәм язучыларның тикшеренүләре, электрон һәм нота басмалары, грампластинкалар бар. Үзәк фонды даими рәвештә яңа басмалар һәм материаллар белән тулыландырылачак.

Шагыйрь 170 шигырь иҗат иткән һәм 60лап тәрҗемә эшләре башкарган. Казах шигырьләренә яңа үлчәмнәр, рифмалар һәм шигъри формалар керткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100