Зилә Вәлиева: “Әлфия Афзалова — татар легендасы”

Кичә Татарстанның халык артисткасы, татар эстрадасының легендар җырчысы Әлфия Афзалова үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында кичә алма төшәр урын да юк иде. Гомеренең 57 елын татар җыр сәнгатенә, гомумән, туган халкына хезмәт иткән Әлфия Афзалованы олуг тантанасы белән тәбрикләргә ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм башка рәсми затлар белән бергә, якташлары — актанышлылар, Россия төбәкләреннән күпсанлы милләттәшләребез, шулай ук аның иҗатын хөрмәтләүчеләр килгән иде.

Үксез бала моңлы була, дигән бик тә мәгънәле гыйбарә бар татарда. Бу, чынлап та, шулай. Сабый чактан ук әти-әнисез калган, шул чактан ук тормышның ачысын-төчесен бихисап татырга туры килгән Әлфиягә язмыш кабатланмас моңлы тавыш биргән. Бала чактан ук ул барлык кайгы-хәсрәтләрен, күңел кичерешләрен җыр-моң белән уздырырга өйрәнә, язмыш камчылавына шулай түзә, җиңелми. Ул һәрвакыт шат күңелле, җор телле булып кала. Шуңа да юбилей уңаеннан үткәрелгән концерты гел шаяруга, уен-көлкегә корылган иде аның. “Сезне каршыгызда унсигез яшен тутырган, мәңге яшь, мәңге картаймас халкыбызның яраткан җырчысы Әлфия Афзалова”, - дип уен-көлке белән башланып китте җырчының концерты. Шул ук вакытта җырчы тормышындагы катлаулы минутларны да, тетрәндергеч вакыйгаларны да читләтеп үтмәде концертны алып баручылар Җәвит Шакиров белән Салават Фәтхетдинов.
Аларның: “Ә.Афзалова һәрвакыт бөек булып кала белде. Моның сере аның ихласлыгында, күңел чисталыгындадыр, мөгаен” дигән сүзләре дөреслеккә туры килә. Моны исә җырчының махсус шушы концертка килгән, бүгенге көндә 91 яшен тутырган беренче укытучысы Нәсимә апа да раслады.
“Бүгенге кичәдә Әлфиянең язмышы турында күп сөйләнде. Аның турында сөйләгәндә, мин үземнең яшьлегемне, шул еллардагы авыр вакытларны искә алып утырдым.
Әлфияне тәрбияләгән Закирә апасы белән күршеләр генә идек. Безнең йортларны бары тик читән генә аерып тора иде. Яшермим: аның катлаулы бала чагы, яшьлеге минем күз алдында үтте. Күрәсез, бүген инде ул бар халыкларга да бәхет өләшүче сәхнә йолдызына әверелде”, - дип билгеләп үтте Нәсимә апа. Ул шулай ук җырчының тормышындагы кайбер вакыйгаларны да телгә алды.
“Әлфия 5, 6, 7 сыйныфларда укыганда миңа аңа математика фәнен укытырга туры килде. Үзем дә 17 генә яшьлек кыз идем ул чакта, ләкин бик таләпчән булдым. Шулай булуга да карамастан, бик авыр тормышта яшәгән, өстенә кияргә киеме булмаган, мәктәпкә яланаяк йөргән, ачлы-туклы баланы мин кыерсытырга телмичә, түбән билгеләр куймадым. Шунысын да әйтми ярамас, Аллаһы Тәгалә тарафыннан моң белән тудырылган кыз булганга, ул мәктәп елларында ук район күләмендә җырчы булып танылды.
Без Әлфия белән бергә җырлый идек. Укытучы буларак, клубта мин докладлар сөйли идем, ә Әлфияне җырлата идем. Билетны 20 тиенгә сатып, шуның акчасын җыеп, Әлфиягә берәр нәрсә ала идек.
Укучымның табигать тарафыннан бирелгән талантын, моңын дөрес файдаланып, бөтен халыкны куандыра, аларның хәсрәтен читкә җибәрә торган, тамашачылар күңеленә нур булып тула торган җырчыга әверелүенә мин бүген дә шатланып туя алмыйм, аның хезмәте белән куанып яшим”, - ди Нәсимә апа. Филармония концерт залында дүрт көн дәвамында шундый матур кичә оештырырга булышканы өчен, С.Фәтхетдиновка да рәхмәт белдерде ул.
Тамашачыларга мөрәҗәгать итеп: “Сез бик бәхетле буын, бер-берегезгә мәрхәмәтле, ярдәмчел булыгыз, менә мондый җирләргә ял итәргә килгәндә, үзегезгә хезмәт итүчеләрне зурлагыз!”, - дигән теләктә калды Нәсимә апа.
Халык мәхәббәте җырчы өчен — иң кыйммәте. Тамашачыларның аяк өсте алкышлауларыннан бүген дә шатлыктан тетрәнгән Әлфия Афзалованың: “Ярата бит халкым!” дигәненә каршы Зилә Вәлиева: “Әлфия апа, һич шикләнмәгез, сезне яратучылар нинди генә зур концерт залларына да сыеп бетәрлек түгел. Кайда татар һәм, гомумән, төрки халыклар булса, шунда сезнең исем! Президентыбыз Минтимер Шәймиев сезне үзендә кабул иткәндә: “Әлфия ул — Әлфия инде. Ул — бердәнбер”, - диде. Чынлап та, Ил башы сезнең иҗатыгызны югары бәяли һәм аны “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” дигән югары орденга лаек дип тапты. Әйе, сезнең үткән юллар чиксез. Гастрольләрегез географиясендә Урта Азия, Балтыйк буе илләре республикалары, Кытай, Финляндия һәм башка чит илләр бар. Аларны санап караган кеше дә юктыр, мөгаен”, - дип билгеләп үтте мәдәният министры.
Бу көннәрдә ТР Премьер-министры җитәкчелегендә Ашхабадта булып кайткан Зилә Вәлиева, мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус әзерләнгән бүләк белән бергә, Төрекмәнстанда яшәүче милләттәшләребезнең амәнатен —җырчыга махсус җибәрелгән шәлне тапшырды.
“Сөекле җырчыбызның бүген дә сөйкемле, якты йөзле булуының сәбәпләре бүгенге кичәдә күп тапкырлар кабатланды. Чынлап та, Әлфия апаның ихласлыгы, гадилеге — аның йөзендә. Һәрвакыт шундый булып калыгыз, Әлфия апа. Без сезне бик яратабыз! Сез, чын мәгънәсендә, татар легендасы!”, - дип белдерде Зилә Вәлиева.
Олы юбилее белән җырчыны хезмәттәше, татар эстрадасының мәртәбәле моң иясе Илһам Шакиров та тәбрикләде. “Әлфия — югары тормыш мәктәбен үткән кеше ул. Безнең язмышлар да бертөрлерәк. Ә.Афзалова белән безгә озак еллар бергә гастрольләрдә йөрергә насыйп булды. Һәм төп максатыбыз — татарны татар итү, аны яшәтү, аның моңын, сәнгатен башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә дә яшәгән милләттәшләребезгә илтеп җиткерү иде. Кыенлыкларның барысына да түздек, сызган юлыбызга тугры калдык”, - диде ул һәм юбилярга багышланган җырын бүләк итте.
Кич буе тамашачыларның моңлы җырлары белән Әлфия Афзалова, Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров сөендерде. Юбилей кичәсен яшь җырчылар Ландыш, Рәмис, Зөлфәт, Филүс Ә.Афзалова репертуарындагы җырлар белән тулыландырды.

Әлфия Афзал кызы Афзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында дөньяга килгән. Солистка буларак, 1952 елда ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара. Беренче зур уңышны моңлы җырчыга 1957 елда Мәскәүдә узган Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасындагы чыгышы китерә.
Советлар Союзы буйлап гастрольләре вакытында Әлфия Афзалова башка халыкларның да онытылган халык көйләрен җыюга ирешә һәм аларга кабат яңа сулыш өрә.
Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Ә.Афзаловага үз иҗат труппасын һәм эстрада инструменталь ансамбле оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында, Кытайда, Финляндиядә, дөресрәге, дөньяның татарлар сибелеп яшәгән почмакларында күп тапкырлар концертлар куя, Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый.
Дөнья халыклары җырларын пропагандалаганы өчен, 1960 елда җырчы “Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен” дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы ордены иясе дә. Ә.Афзалова — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.