“Югалмас мирас эзеннән” бәйгесе язучы Гаяз Исхакый юбилеена багышлана

Республикада Гаяз Исхакый иҗатына багышланган бәйге игълан ителде.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татарстан язучылар берлеге, татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышлап, “Югалмас мирас эзеннән” дип исемләнгән конкурс игълан итә. Аның максаты — яшьләрдә Гаяз Исхакый иҗатына кызыксындыру уяту, китапханәләрнең язучы әсәрләренә игътибарын арттыруга булышлык итү.
Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурста 15 яшьтән алып 30 яшькә кадәрле булган егетләр һәм кызлар катнаша ала.
Конкурста катнашучы 50 сорауга җавап бирергә тиеш. Моннан тыш, һәр җавап ахырында сорауларга җавап эзләгәндә файдаланылган китапның исемен, авторын, аларның басылып чыккан елларын, саннарын, бит саннарын, ә китапларның шәхсиме, әллә китапханәнекеме икәнен да күрсәтү шарт.
Җавапларга конкурста катнашучы турында белешмә (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (тулысы белән), туган елы, адресы, телефоны, уку яки эш урыны) дә теркәлә.
Җавапларның нинди формада булуы (электрон, кулъязма яки компьютерда басылган) мөһим түгел. Аларны 2008 елның 1 апреленә кадәр, “Югалмас мирас эзеннән” конкурсына дигән тамга белән, яшәү урыныгыз буенча урнашкан Үзәк китапханәләргә җибәрергә кирәк.
Конкурс турында өстәмә мәгълүматны Республика Балалар һәм яшүсмерләр китапханәсенең Интернет сайтыннан www.ryltat.ru адресы буенча, алырга мөмкин. Электрон адерс: E-mail: juvlib@mi.ru. Яки (843) 523–55–09 (843) 523–55–09) телефоны буенча конкурсның координаторлары Суфия Гатауллина белән Фәридә Мифтиевадан белешергә мөмкин.
Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр сорауларны ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан таба ала. www.mincult.tatar.ru
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, Г.Камал исемендәге театрда агымдагы сезонда баручы спектакльләргә билетлар белән бүләкләнә. Бүләкләү тантанасы 2008 елның 6 июлендә, Чистай районының Яуширмә авылында узачак “Исхакый укулары” вакытында узачак.