news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан галиме: Айтматов әсәре кыргыз теленнән рус теленә дөрес тәрҗемә ителмәгән

«Җәмилә» повесте кыргыз теленнән рус теленә 1958 елда тәрҗемә ителә.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Кыргызстан Милли фәннәр академиясенең Чыңгыз Айтматов исемендәге тел һәм әдәбият институты кулъязмалар бүлеге мөдире Асыл Исаеваның мәкаләсендә танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» повестен кыргыз теленнән рус теленә тәрҗемә итү оригиналга туры килмәвен әйткән. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

«Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» әсәрен рус теленә тәрҗемә итүдәге кайбер проблемалар» дигән исем белән басылган мәкаләдә тәрҗемә әсәренең оригиналы туры килмәүгә игътибар бирелә. Әсәрң тәрҗемәсендә ислам диненә кагылышлы кайбер моментлар, шулай ук төрки халыкларның мәкальләре һәм әйтемнәре төшереп калдырылган.

Мәкалә продюсер, режиссер, шагыйрь һәм язучы Омер Эрдоганның «Дала уянуы - Чыңгыз Айтматов» китабына кертелгән.

Китап күренекле язучының тормыш юлы һәм әсәрләре, Айтматовның замандашларының истәлекләре турындагы җыентыктан гыйбарәт.

Исаева мәкаләсенә аңлатма биреп, Омер Эрдоган «Анадолу» агентлыгына повесть кыргыз теленнән рус теленә совет чорында ук, 1958 елда тәрҗемә ителде, диде.

«Ул вакыт таләпләренә бәйле рәвештә, повестьтан кайбер персонажлар һәм исламга сылтамалар төшереп калдырылган. Асыл Исаева рус тәрҗемәсенең нинди өлешләре оригиналга туры килмәве турында аерым сөйләде. Исламга сылтамалар гына түгел, ә төрки халыкларның кайбер әйтем-мәкальләре дә алынган, ә кайбер өлешләре русчага дөрес тәрҗемә ителмәгән. Шунлыктан кыргызлар һәм башка халыклар әсәрне бер үк төрле итеп укымый», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100