Бер гасыр элек чыккан башкорт теле дәреслеген һәм әлифбаны Уфада күргәзмәгә куйдылар

Китап күргәзмәсен кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге Башкорт теле көне алдыннан әзерләгән.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Уфадагы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә моннан бер гасыр элек чыккан, бер нөсхәдә сакланып калган башкорт теле буенча дәреслекләр һәм әлифба китаплары тәкъдим ителгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Күргәзмәдә 1920-1930 елларда дөнья күргән башкорт теле буенча дәреслекләр һәм уку әсбаплары, шулай ук әлифба китаплары тәкъдим ителгән. Аларның күбесе берәр нөсхәдә генә сакланып калуы күргәзмәгә куелган басмаларның кыйммәтен тагын да арттыра.

Махсус китап күргәзмәсе кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге тарафыннан Башкорт теле көне алдыннан әзерләнгән. Башкортстанда Башкорт теле көне 14 декабрьдә узачак. Әлеге дата Башкорстан Республикасы Башлыгы указы нигезендә 2019 елда башкорт телен саклау һәм үстерү максатыннан рәсми рәвештә гамәлгә куелган.

1924 елда иң элек гарәп графикасы нигезендә яңартылган башкорт әлифбасы булдырыла, 1928 елның маенда исә ул гарәп язуыннан латиницага (Яңалиф) күчерелә. Әлеге үзгәрешләр дәүләт алдына милли тел белеме өлкәсендә яңа тикшеренүләр үткәрү кирәклегенә бәйле бурычлар куя, диелә бу хәбәрдә.