Мәскәүдә Рудольф Нуриевның шәхси әйберләре урын алган күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә биюче грим бүлмәсендә кулланган 21 экспонат урын алган.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Геликон-опера» театрында «Рудольф Нуриевның грим бүлмәсе» дигән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Күргәзмәдә биюче грим бүлмәсендә кулланган 21 экспонат урын алган. Аларны Башкорт опера һәм балет театры тәкъдим иткән: 2008 елда Нуриев исемендәге Халыкара фонд җырчының Ватанына 156 әйбер тапшырган.Башкортстан Республикасының Мәскәүдәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Рудольф Нуриевның грим бүлмәсе» дигән күргәзмә белән беренчеләрдән булып телетапшырулар алып баручы Ангелина Вовк һәм Светлана Сорокина, радиотапшырулар алып баручы Михаил Куницын, театр һәм кино актеры Сергей Шәкүров, Россия Телевидение академиясе әгъзасы, «ТЭФИ» милли телевизион премиясе лауреаты Сергей Майоров, Россия Зур театры балетының әйдәп баручы солисты Андрей Меркурьев, кинорежиссер, продюсер Гүзәл Киреева, Россия Телевидение академиясе әгъзасы, продюсер, режиссёр, дизайнер Сергей Шанович танышкан.