Татарстан Милли музеен вакытлыча Светлана Измайлова җитәкләячәк

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре музейда генераль директорның фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары вазифасын били.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Генераль директорның фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Светлана Измайлова Татарстан Милли музее җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Директор вазифасын вакытлыча Измайлова башкара», - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Светлана Измайлова ТР Милли музеенда 1985 елдан бирле эшли. Ул алтмыштан артык фәнни мәкалә авторы, төбәк һәм халыкара күләмдә үткәрелгән конференцияләр, күргәзмә һәм стационар экспозицияләрнең даими ктанашучысы. Измайлова музей эше һәм шәхси коллекцияләү тарихы, шулай ук заманча музей экспозицияләре технологиясе юнәлешләрендә эшли.

«Татар-информ» агентлыгы Гөлчәчәк Нәҗипованың Татарстан Милли музее генераль директоры вазифасыннан китүе хакында хәбәр иткән иде.