Әлки музыка мәктәбе 7,6 миллион сумлык яңа җиһазлар сатып алган

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында думбра, балалайка, аккордеон һәм пианино сатып алганнар.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Әлки музыка мәктәбе «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 7,6 миллион сумлык яңа җиһазлар сатып алган. Бу турыда «Алькеевские вести» газетасы хәбәр итә.

Бу көннәрдә өч думбра, дүрт балалайка, биш аккордеон, шулай ук акустик пианино кайтарылган.

Укытучылар һәм укучылар яңа җиһазларны шатланып кабул итеп алган. Элек мәктәптә искергән уен коралларында уйнаганнар, аларның кайберләре мәктәп белән бер елгы булган.