Санкт-Петербургта башкорт мәдәнияте музеена экспонатлар бүләк иттеләр

Музей директоры Владимир Михайленко башкорт делегациясенә Ленинград өлкәсе атласын бүләк итте, анда башкортлар турында мәкалә бар.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында башкорт мәдәнияте музеен презентацияләделәр. Бөтендөнья башкорт корылтае коллекцияне тулыландыруга зур өлеш керткәнте. “Бу турыда “Башинформ” хәбәр итә.

Бу көннәрдә Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасының Мәдәният һәм мәгариф көннәре кысаларында музейга атрибутика, дәүләт символикасы, халык уен кораллары, милли киемнәр комплектлары, китаплар һәм дисклар бүләк итте. Төньяк башкаланың иң актив башкортларына Бөтендөнья башкорт Корылтаеның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Презентациядән соң бәйрәм чараларында катнашучылар, Башкортстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гимннарын бергәләп җырлады, флешмобка кушылды.

Музей директоры Владимир Михайленко башкорт делегациясенә Ленинград өлкәсе атласын бүләк итте, анда башкортлар турында мәкалә бар.

Очрашу ахырында режиссер Булат Йосыповның “Бабич” нәфис фильмы күрсәтелде, аны режиссер һәм актер Роберт Елкибаев тәкъдим итте.