Казанда Александр Сладковскийның концерты узачак

17 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “XXI гасырның дирижерлык элитасы” дип исемләнгән музыка кичәсе узачак
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). 17 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “XXI гасырның дирижерлык элитасы” дип исемләнгән музыка кичәсе узачак. Анда ТР Дәүләт симфоник оркестрына Мәскәүдән килгән Александр Сладковский дирижерлык итәчәк.
Александр Сладковский Санкт-Петербургтагы М.Глинки исемендәге капелланың баш дирижеры. Ул Россия милли, Дәүләт академия, П.Чайковский исемендәге Зур симфоник, Санкт-Петербург филармониясенең академия симфоник оркестрлары белән хезмәттәшлек итә. Сладковский – халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, “Алтын софит” премиясе номинанты.
17 октябрьдә узачак концертта рус симфоник музыкасы җәүһәрләре – Сергей Рахманиновның “Хыяллар” дигән 2-нче симфониясе, Александр Скрябинның “Экстаз поэмасы”, Петр Чайковскийның “Славян маршы” яңгыраячак, дип хәбәр иттеләр С.Сәйдәшев концерт залының концертлар бүлегеннән.