Казанда Мубай һәм аның “Aksubai fusion band” төркеменең беренче концерты узачак

Әлеге концерт белән башкалада татар альтернатив музыкасы кичәләре старт ала
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). 25 октябрьдән Mubai һәм аның “Aksubai fusion band” төркеменең беренче концерты татар альтернатив музыкасы кичәләре тезмәсен ачып җибәрә.
Мубайны (Илдар Мөбәракшин) тамашачылар “Татар җыры”, “Җиде йолдыз” фестивальләрендәге чыгышы буенча белә. Сер түгел, берәүләр аны татар җырын бозуда гаепли, ә яшьләр тавышына һәм башкару стиленә соклана. Чөнки ул, хәтта, үз иҗаты белән урыс тыңлаучысын да татар җыры белән кызыксындыра алды.
Әйтергә кирәк, Мубайның татар халык көйләрен, үз җырларын җанлы инструментлар белән башкаруын джаз, блюз, кантри-фолк, хәтта рок-музыка кебек жанрларга кертеп карадылар. Тик Мубай үз стилен шул жанрларның кушылмасы, ягъни “фьюжн” дип атау яклы. Афишаларында исә “татар шәһәр соулы” дип куелган. Татарча соулның ничек яңгыраганын ишетергә һәм аңларга теләүчеләр, Мубайның “Маяковский. Желтая кофта” клуб-ресторанында узачак концертында белә алачак.