Бүгеннән “Алтын мөнбәр” фестиваленең матбугат үзәге эшли башлады

Фестивальне яктыртуда быел 94 илдән 186 журналист катнашачак
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Алтын мөнбәр” IV Халыкара мөселман кинофестиваленең матбугат үзәге үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Атна дәвамында әлеге үзәк белән “Россиянең иң яхшы каләме” премиясе лауреаты, Россия һәм Халыкара журналистлар берлеге әгъзасы, Мәскәү дәүләт университеты укытучысы Елена Салтыкова җитәкчелек итәчәк.
Фестиваль программасына кертелгән һәм программадан тыш тәкъдим ителә торган картиналар “Сувар-плаза”ның “Гранд-синема” кинотеатрында күрсәтелгәнлектән, матбугат үзәге дә биредә (2нче катта) урнаштырылды. Һәм ул 22 октябрьгә кадәр иртәнге 9.00дән 22.00гә кадәр эшләячәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Алтын мөнбәр” фестивален яктыртуда 94 илдән 186 журналист катнашачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.