news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт рәссамнары «Урал-батыр» эпосы буенча анимацион фильм әзерли

Башинформ.рф язганча, Урал батыр белән Шүлгән — яхшылык һәм явызлык көрәшен тасвирлаган биш минутлык фильм «Шүлгән-Таш» музей комплексының соңгы залында күрсәтеләчәк.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстан рәссамнары «Урал-батыр» эпосы мотивларына нигезләнеп яңа анимацион фильм әзерләү эшенә керешкән.

«Башинформ» язганча, әлеге фильмда яхшылык һәм явызлык көрәше тасвирлана. Фильм биш минутлык. Ул «Шүлгән-Таш» музей комплексының соңгы залында күрсәтеләчәк. Музейга килүчеләр барлык композицияләрне караганнан соң, маршрут ахырында экранлы зур холлга килеп чыгачак. Монда Шүлгән-таш мәгарәсенең башкорт халык эпосы белән бәйләнешен күрергә була, диелә хәбәрдә.

«Урал-батыр» эпосы рәссамнарга яхшы таныш. Аларга анимацион фильмны иң элек музей комплексы функцияләреннән чыгып әзерләргә кирәк булачак. Эпосны сөйләп чыгу бурычы куелмый, шул ук вакытта мәгарәнең халык эпик мирасы белән бәйләнешен дә күрсәтү сорала. 

«Урал-батыр» — башкорт фольклорының иң зур һәм борынгы эпик әсәре. Ул 1910 елда Башкортстанның ерактагы районнарында урнашкан авылларга этнографик экспедиция вакытында фольклорчы Мөхәмәтша Бурангулов тарафыннан язып алынган. Хикәят яхшылык белән начарлык көрәше, максатка ирешү өчен үзеңне корбан итү һәм батырлык турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100