Россия мәдәният министры: Татарстан һәрчак лидерлар рәтендә

Россия мәдәният министры Ольга Любимова Татарстанга ике көнлек визит белән килде.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россия мәдәният министрлыгы үзенең яңа проектларын Татарстанда сынап карый, бу бигрәк тә «Мәдәният» илкүләм проекты белән бәйле программаларга карый. Бу хакта Россия мәдәният министры Ольга Любимова Качалов театрында журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

«Татарстан безнең рейтингларда алдынгы урыннарны били», — дип ассызыклады Ольга Любимова. Ул үз чыгышында Татарстанның региональ һәм федераль мәдәни мирас объектларына сакчыл карашын билгеләп үтте.

Россия мәдәният министры Татарстанга ике көнлек визит белән килде. Ул кичә «Сәйдәш» мәдәният сараенда, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә булды. Бүген Качалов театры буйлап экскурсия ясады. Министр программасына журналистлар белән иртәнге чәй дә кертелгән иде.

Журналистлар белән очрашуда сүз «Мәдәният» илкүләм проекты һәм аның үтәлеше турында сүз барды. Мәдәният министры илкүләм проектның барлык унөч күрсәткечнең дә үтәлешен әйтеп узды. Ул Татарстанның лидерлар рәтендә булуын һәм ышанычлы партнер булуын ассызыклады.

Очрашуда катнашкан Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова илкүләм проект турында мәгълүмат бирде. Ул Татарстанның заявкаларны төгәл һәм вакытында тутыруын әйтеп узды.

Татарстанга кагылышлы сорауларга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да ачыклык кертте. «Илкүләм проекттан тыш та Татарстан Россия мәдәният министрлыгы белән актив эш алып бара. 9 сентябрьдә без Чаллы драма театрын ачтык. Хәзер „Мастеровые“ театрын биналы итү буенча эш бара. Зур проектлар буенча аерым эшлибез», — диде ул.