Президент Татарстан мәдәниятенең үсеш стратегиясен 15 октябрьгә кадәр расларга кушты

«Җәмәгать тыңлауларын уздырырга, халыкны да бу эшкә кушарга кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәдәниятенең 2020-2025 елларга һәм 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен 15 октябрьгә кадәр расларга кирәк. Бу хакта РФ мәдәният министры Ольга Любимова катнашында узган ТР Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Җәмәгать тыңлауларын уздырырга, халыкны да бу эшкә кушарга кирәк. Алга таба Хөкүмәт карары нигезендә эшләргә. Барлык фикер алышулардан соң массакүләм чара уздыру, аны финанслау, башка норматив актлар белән дә тәэмин итү кирәк булачак. 15 октябрьгә кадәр Хөкүмәттә бу стратегияне ТР Министрлар Кабинеты белән расларга кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Мәдәният үсеше — республикада дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Моның белән горурланабыз. Бүген әдәбият, музыка, сынлы сәнгать өлкәсендә бай традицияләр турында сөйлибез. Сәнгать мәктәпләренә, китапханәләргә, музейларга ихтыяҗ зур. Халыкның мәдәни вакыйгаларга кызыксынуы зур», — диде Президент.

Ул туган телләрне, милли культураларны саклауга, күп милләтле халыкның мәдәни мирасын, иҗади потенциалын үстерүгә зур игътибар бирелүен искәртте. 

«Мәдәният үсеше, туган телләрне, татар халкының милли үзенчәлеген саклау буенча дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. „Мәдәният“ илкүләм программасы кысаларында дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча саллы эш башкарылды. Киләчәктә дә ярдәмгә өметләнәбез», — диде Миңнеханов.

Ул ТР Президенты каршында Мәдәният һәм сәнгать советы мәдәният өлкәсен комплекслы үстерү, өстенлекле юнәлешләрне билгеләү, конкрет тәкъдимнәрне карау өчен булдырылганын билгеләп үтте.