Чирмешән районының Кызыл Чишмә бистәсендә Сабантуй булган

Анда төзекләндерелгән чишмәне ачу уңаеннан бәйрәм ясаганнар.

(Чирмешән, 15 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Кызыл Чишмә бистәсендә кече Сабантуй оештырып, нефтьчеләргә хөрмәт күрсәттеләр, рәхмәтләрен ирештерделәр. Сабантуй дип, ул алай зурлап үтмәде, битлек тә кияргә туры килде. Аннан соң, нәкъ бүген яңгыр сибәләде, эш көне булгач, халык та күп җыелмады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Моңа сәбәп тә туган — әлеге бистәдә Кызыл Чишмә чишмәсен төзекләндергәннәр. «Нурлатнефть» идарәсе монда инде икенче тапкыр зур ремонт үткәргән. Йомшак сулы Кызыл Чишмәдә чишмә түбәсе, тимер эшләнмәләр буялган, төзәтелгән, аяк асты шомарган, коймалар, язулар рәтләнгән, тәртипкә китерелгән.

«Бистәдә бу чишмәне матурлаган нефтьчеләргә бик зур рәхмәт. Кызылчишмәлеләргә дә туган авылларын кадерләүләре, яратулары, төрле чаралар үткәрүләре өчен зур рәхмәт», — диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.

Кызыл Чишмә халкы, чыннан да, бердәм, булган. Түбән Камадан бүгенге тантанага да байтак кеше кайткан. Әле бүләкләр, тәм-том белән. Аларны чишмәне төзекләндергән «Нурлатнефть» осталарына тапшырдылар.

Түбән Камадагы Чирмешән якташлык җәмгыяте җитәкчесе Җәмил Шәйхетдинов берничә ел элек Кызыл Чишмәгә багышлап җыр язган икән, аны бәйрәмдә бүләк итеп башкарды. Нефтьчеләр исә музыкаль тамаша — композиция әзерләп килгәннәр.

Кызыл Чишмәдә, авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов әйтүенчә, 7 йортта даими яшиләр дип була. Кайбер йортларда җәй генә яшиләр, аларын да кушсак, җәен унбишләп йортта ут яна.

Кызыл Чишмә авылы тарихы турында китап язылып беткән. беренче китап басылган да. Хәзер аны 300 данә тираж белән күбәйтәсе бар.

«Бу эшкә ел ярым тирәсе вакыт кирәк булды. Һәр йорт турында мәгълүмат җыелды диярлек, анда дистәләрчә фоторәсем дә урын алды. Әмма китапны бастыру өчен акча кирәк, якташлардан ярдәм сорыйбыз», — ди китап авторы, шушы авыл кызы, фәннәр кандидаты Рузалия Гыйззәтуллина.