Буа районының Кырык Садак авылында күпфункцияле үзәк ачылды

Үзәк «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән.

(Казань, 15 сентября, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районы Кырык Садак авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Анда китапханә һәм авыл җирлеге Башкарма комитеты урнашкан. Бу турыда «Знамя» газетасы хәбәр итә.

Күпфункцияле үзәк «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән. Объектны ачу танатансында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһудин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм башка кунаклар катнашты. Алар Мәдәният йортында һәрвакыт күп кеше булуын теләде һәм хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

 Кырык-Садак авыл җирлеге башлыгы Венера Шаһиева кунакларга бүләкләр өчен, ә аерым авыл кешеләренә ремонтта актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

 Төзелеш подрядчысы «Аква-Августэ» ҖЧҖ булды. Объектны төзүгә 18 миллион сум акча бүлеп бирелгән.