Лаешның "Kinolife" кинотеатрында “Байгал” фильмы күрсәтелде

Тамашачы режиссер Илдар Ягъфәровны, төп рольне башкаручы Ренат Галимовны һәм тавыш режиссеры Виктор Клячкинны озак алкышлады.
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаешның "Kinolife" кинотеатрында тамашачылар алкышына күмелгән “Байгал” фильмын күрсәтү булды, дип яза район басмасы. 
 
  • Фильмның сценарие Мансур Гыйләҗев пьесасы нигезендә язылган. Сюжет үзәгендә – төп герой Галимҗан Ситдыйков язмышы. Үткән тормышында аның яраткан эше, яраткан хатыны һәм киләчәккә хыяллары булган. Әмма барысы да җимерелгән һәм ул картлыгын Идел буендагы караңгы бер авылда каршылый.
  • Бервакыт ул элекке хатыныннан уллары Рамилнең кешегә һөҗүм итүдә гаепләнеп кулга алынуы турында телеграмма ала. Карт кешенең якын кешесенә ярдәм итү өчен акчасы юк. Шунда ул Байгал (кырпы балыгы) турындагы легенданы искә төшерә, имеш, аның белән очрашу кешегә бәхет китерә...
 
Сәгать ярым вакыт бик тиз үтеп китте. Тамашачы режиссер Илдар Ягъфәровны, төп рольне башкаручы Ренат Галимовны һәм тавыш режиссеры Виктор Клячкинны озак алкышлады, диелә хәбәрдә.