Казанда урам рәссамнары иҗаты өчен махсус урын ясарга җыеналар

"Питер үрнәге буенча шәһәрдә бер урын сайларга телибез", - ди Татарстанның яшьләр министры Дамир Фәттахов.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда урам сәнгате һәм урам рәссамнарының иҗаты өчен аерым урын барлыкка килергә мөмкин. Кичә Кабан күле буенда яшьләр берләшмәләре, Татарстанның Яшьләр министрлыгы һәм шәһәрдәге төрле оешма вәкилләре белән очрашу вакытында шул хакта сөйләшкәнәр. Бу хакта үзенең Instagram аккаунтында республиканың яшьләр министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Очрашуда  катнашучылар вандализм һәм урам сәнгате арасындагы аермалар турында фикер алышты. 

“Урам рәссамнарына иҗат итү өчен шәһәр мохитендә урын булырга тиеш. Питер үрнәге буенча шәһәрдә бер урын сайларга телибез. Вакыт-вакыт аны буяп һәм стрит-арт берләшмәләренә иҗат өчен бирергә мөмкин”, - дигән хәбәрдә Дамир Фәттахов.

Шулай ук министр сүзләренчә, Казанда башкарма комитет каршында эксперт советы да булдырырга кирәк. Аның әгъзалары аерым бер стрит-артның кыйммәтен бәяли һәм мәдәни объект буларак аны калдыру-калдырмауны хәл итә алыр иде, дигән министр.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Яшьләр көнендә стрит-арт фестивале уздырырга килештеләр. Бу шәһәрдә әлеге өлкәне үстерергә, яшьләрнең бу өлкәдә белемнәрен арттырырга ярдәм итә алачак. Бу максат өчен шәһәрнең яшүсмерләр һәм яшьләр үзәкләрендә урам сәнгате юнәлешен кертергә тәкъдим ителә.