Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда капиталь ремонттан соң 17 сәнгать мәктәбе ачылачак
Ремонтка федераль бюджеттан 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
(Казан, 15 август, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда капиталь ремонттан соң быел 17 сәнгать мәктәбе ачылачак. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
«Быел без 17 сәнгать мәктәбен тапшырабыз. Бу максатлар өчен республика һәм федераль бюджет акча бүлеп бирде. Россия Мәдәният министрлыгы линиясе буенча 50 миллион сум чамасы акча алдык, — диде Ирада Әюпова.
2020 елда сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча федераль программаны Владимир Путин игълан итте. Татарстанда Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ремонт кирәк булган мәктәпләр исемлеген алдан ук төзеделәр.
«Хәзер Чаллыда музыка һәм театр мәктәпләрендә капиталь ремонт ясала», — диде министр.
Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз