Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның мәдәният өлкәсе волонтерларын грантлар конкурсында катнашырга чакыралар
Конкурс «Мәдәният» илкүләм проекты «Иҗади кешеләр» федераль проектының «Мәдәният волонтерлары» программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан мәдәният волонтерлары мәдәният өлкәсендә волонтерлык эшчәнлеге грантларының беренче ачык конкурсында катнаша ала. Сайлап алу волонтерлар белән эшләүче ирекле коммерцияле булмаган оешмалар арасында булачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс «Мәдәният» илкүләм проекты «Иҗади кешеләр» федераль проектының «Мәдәният волонтерлары» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Иҗтимагый хәрәкәтләр, мәдәни учреждениеләр, дини оешмалар, ассоциацияләр, берлекләр, фондлар һ.б. үзләренең иреклеләр уникаль проектын тәкъдим итә ала.
Конкурста катнашу өчен 17 июльгә кадәр Россия мәдәният фондының рәсми сайтында гариза тутырырга һәм проект һәм аны гамәлгә ашыру вакыты, гариза бирүче, команда структурасы турында мәгълүмат бирергә, шулай ук проектның календарь планы һәм бюджеты хакында мәгълүмат бирергә кирәк. Һәр гаризаны махсус белемнәре һәм тәҗрибәсе булган бәйсез квалификацияле экспертлар караячак.
Конкурс гражданнарның иҗади һәм социомәдәни инициативаларын тормышка ашыруга юнәлтелгән. Проект 2020 елның 20 ноябренә кадәр гамәлгә ашырылачак. Аны РФ Мәдәният министрлыгы, Россия мәдәният фонды һәм Россия мәдәни проекты оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз