Төмәндә өлкә Сабан туе гөрләде

Узган ялда Төмән районының Түре елгасы буенда урнашкан Каскара авылы янында үткәрелгән Сабантуйда бик күп кеше катнашты
(Төмән, 15 июль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Узган ялда Төмән районының Түре елгасы буенда урнашкан Каскара авылы янында үткәрелгән Сабантуйда бик күп кеше катнашты.
Татарлар күпләп яшәгән район һәм шәһәрләр үз алачыкларын корып, зур казаннарда итле ашлар пешереп, өстәлләрен төрледән-төрле милли ризыклар белән тутырганнар иде. Теләсә кайсы алачыкка килеп кергән кешегә сый-хөрмәт күрсәтелде, милли уеннар, ярышлар уздырылган урыннарда катнашучылар мәш килде, милли тауарлар, ризык- ашамлык сатучылар үзләре рәт-рәт булып тезелгәннәр иде.
Милли ярыш барган мәйдан бигрәк тә җанлы булды, тамашачыларны дулкынландырды. Ярыш өч категория буенча барды. 65 килограммга кадәр булган авырлыктагы көрәшчеләр арасында төмәнле Егор Егоян җиңеп чыкты, 75 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында шулай ук төмәнле Николай Коротков җиңде, 85 килограммга кадәр булган авырлыктагылар арасында исә - Татарстанның Нурлат районы егете Гыймадиев җиңү яулады, ул Сабантуйның Батыры булып танылды, традицион бүләк – тәкә аңа тапшырылды. Көрәшне көрәш буенча спорт мастеры төмәнле Габделхәй Миннебаев судья буларак күзәтеп торды.
Татарстан Республикасының Нурлат районы башлыгы Наил Шәрапов та Сабантуй батырына дип үз бүләген алып килгән, тик ул аны, алып килгән бүләгебезне кире алып китмәбез инде, дип, абсолют батыр исемен алган якташына түгел, Төмәннең иң яшь бер көрәшчесенә тапшырды.
Мәртәбәле кунаклар Сабантуйга ямь өстенә ямьнәр өстәп, аның абруен күтәрделәр. Милләттәшләребезне олы милли бәйрәм белән вице-губернатор Сергей Сарычев һәм милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев җылы котлады. Алар башка мохтәрәм кунаклар белән бергә барлык алачыкларны әйләнеп чыктылар, милли ашлардан тәмләделәр.
Татарстан Республикасы Президенты һәм Бөтендөнья татар конгрессы котлауларын Татарстанның Нурлат районы башлыгы Наил Шәрапов җиткерде. Нурлаттан 30 кешедән торган делегация алып килде ул, аларның зур концерты бигрәк тә җанландырып җибәрде бәйрәмне. Районнардан, шәһәрләрдән килгән үзешчәннәр концерты да тамашачылар күңеленә хуш килде.
Быелгы өлкә Сабантуеның иң зур горурлыгы – анда күп кеше катнашуында булды, мөгаен. Сабантуй мәйданы тирәсендә шәхси машиналар зур колонна булып тезелделәр, үтеп-китеп йөрерлек урын калмады. Аңлашыла ки, ел буе көтелеп алынган бердәнбер зур милли бәйрәмгә мөмкинлеге булган кеше килми калмаска тырыша, бу таркау һәм киеренке заманда дуслар, танышлар белән очрашып күрешү өчен дә килә кайбер кеше, Сабантуй мәйданында аның милли хисләре яңара.
Быелгы Сабантуйны да өлкә хөкүмәте финанслады, иганәчеләр дә ярдәмсез калдырмады. Аны оештырып үткәргән өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат Җиһаншин, өлкә татарлары Конгрессының Идарә җитәкчесе Ринат Насыйров үзләре канәгать булып калдылар Сабантуйдан.
Әмма үз машиналары булмау сәбәпле Сабантуйга киләселәре килеп тә килә алмый калган кешеләрнең зарын кем генә ишетте икән? Өлкә үзәге белән шәһәрдән 30 чакрымда урнашкан Каскара арасында йөрү өчен, Сабантуй хөрмәтенә өстәмә рейслар бирелмәгән иде. Автовокзалга килеп тә, гадәти рейс автобусына сыймый калган кешеләр нәүмиз булып калдылар.
Сабантуй барган мәйданда җирнең тигез булмавы, түмгәкле булуы коляскаларда яшь балалары белән килгән катнашучылар өчен уңайсыз-җайсыз булды.
Өлкә Сабантуе, узган гасырның 90 нчы еллары башларындагы кебек, өлкә үзәге тирәсендәге тигез яшел чирәмле күркәм киң аланнарда үткәрелсен иде, дигән теләк калдырды быелгы Сабантуй.