Башкортстан кинофильмнары Казандагы фестивальдә катнаша

Казандагы мөселман киносы бәйрәменә башкорт киносы осталары өч эш алып киткән

(Уфа, 15 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Казанда башланучы халыкара мөселман киносы фестивалендә Башкортстан кино төшерүчеләре дә берничә эше белән катнаша.
“Башкортстан” киностудиясе директоры Айбулат Юнысов әйтүенчә, Казандагы мөселман киносы бәйрәменә башкорт киносы осталары өч эш алып киткән. Алар арасында Таңчулпан Баракаеваның башкорт телендәге “Минем йолдызым” фильмы да бар. Бу фильмда башкорт яшьләренең көнүзәк проблемалары сәнгати алымнар белән чагылдырыла. Фестивальгә Уфадан шулай ук Радик Килмәмәтовның СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәков турындагы фильмы да җибәрелде. “Халыктан чыккан артист” исемле бу фильм да кызыклы гына төшерелгән. Ә инде Казанга сайлап алынган иң зур эш – яшь режиссер Айсуак Йомагуловның “Ловец ветра” дип аталган нәфис фильмы. Әлеге кинофильм өстендә эш алты ел буе барган. Фильмда танылган артист Марат Бәшәров та катнаша.
“Башкортстан” киностудиясе матди кыенлыклар кичерсә дә, биредә нәфис һәм документаль фильмнар, шулай ук анимация әсәрләре төшерү тукталып тормый. Эш озаккарак сузыла, акча бүленгән саен гына дәвам ителә алар. Шулай да ахырына җиткерелгән байтак эшләр төрле иҗади бәйгеләрдә җиңеп чыга. Әле Казанда башланып торучы фестивальдә дә башкорт кино төшерүчеләре уңышка өмет итә.