news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада яшьләр өчен концерт-дискотека була
Әлеге бәйрәмне Башкортстан дәүләт филармониясе, “Юлдаш” телевидениесе һәм радио каналы, шулай ук “Шау-шоу” продюсерлык үзәге берлектә әзерләде
Скопировать ссылку
(Уфа, 15 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген кич Уфаның “Динамо” стадионында яшьләр өчен зур бәйрәм оештырыла.
Шәһәр үзәгендә былтыр көз генә төзелеп беткән заманча стадионда бүген “Җәйге күчтәнәч” дип аталган концерт-дискотека була.
Әлеге күңелле бәйрәмне Башкортстан дәүләт филармониясе, “Юлдаш” телевидениесе һәм радио каналы, шулай ук “Шау-шоу” продюсерлык үзәге берлектә әзерләде. Бәйрәмдә рәхәтләнеп бирегә, җырчыларга кушылып үзең дә җырларга мөмкин булачак.
Ачык һавадагы дискотека милли рухта була һәм ул күпләргә авыл кичләрен хәтерләтер, мөгаен.
“Җәйге күчтәнәч” мәдәни чарасы башкала уку йортларына имтиханнар тапшырырга килгән абитуриентлар өчен дә әйбәт ял булачак. Алар өчен кызыклы уеннар һәм бәйгеләр дә оештыру каралган. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр әзерләнгән.
Яшьләр бәйрәмендә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары Сәгыйдулла Байегет, Рөстәм Гыйззәтуллин, Гөлсем Бикбулатова, Зөлхиҗә Илбәкова, Сәлия Мөхәммәтгалина, Алинә Дәүләтханова, “Сылукай” төркеме һәм башка сәнгать осталары чыгыш ясый.
Концерт-дискотекада “Безгә барыбер” исемле тапкырлар һәм шаяннар командасы егетләре бик шәп мәзәкләр сөйләр, шаяртулар, пародияләр күрсәтер. Кыскасы, “Җәйге күчтәнәч” җәйнең кыл уртасында, башка мәдәни чаралар тукталып торганда, милләт яшьләренә бик шәп күчтәнәч булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot