news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Хәзинә”дә рәссам Шамил Шәйдуллинның шәхси күргәзмәсе ачыла

Чара рәссамның 60 яшьлек юбилеена багышлана


(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 17 июль көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Татарстаның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Шәйдуллинның шәхси күргәзмәсе ачыла.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, сәнгать әһеленең 60 яшьлек юбилеена багышланган күргәзмәдә аның алдагы еллардагы эшләре һәм “Под старой яблоней”, “Осень в Кукеево”, “Праздник в моей деревне” кебек картиналары да урын алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot