Бәләбәй районында гармунга мәдхия җырладылар

Яңа Сарай исемле татар авылында “Гармун алыйк әле кулга” дип исемләнгән бик матур бәйрәм булып үтте
(Уфа, 15 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бәләбәй районындагы Яңа Сарай исемле татар авылында “Гармун алыйк әле кулга” дип исемләнгән бик матур бәйрәм булып үтте.
Яңа Сарай авылы мәктәбенең матур, зур залына төрле гармуннарда уйнаучылар да, тамашачылар да күп килде.
Бәйрәмне мәктәп укучылары башлап җибәрде һәм “Әссәләмегаләйкүм” җырын башкарды. Татар кызлары һәм малайлары туган ил, туган җир, туган тел турында шигырьләр сөйләде, матур җырлар башкарды.
Аннан соң сүз өлкән абый-апаларга бирелде. Сугыш ветераны, оста гармунчы Тимербай ага Ибәтуллин халкыбызның моңлы көйләрен сыздырды. Тәҗрибәле гармунчылар Нәфис Ялаев, Линур белән Риза Галиевлар, Флүзә Әхмәдуллина һәм башкалар төрле гармуннарда милли көйләребезне уйнаганда күпләр җырлап та җибәрде.
Кичәнең икенче өлеше быел игълан ителгән Гаилә елына багышланды. Авылдагы абруйлы гаилә башлыгы Ринат Зәйдулла улы Корманкаев үз нәсел-нәсәпләренең шәҗәрәсе белән таныштырды. Бөтен гомерен балалар укыту-тәрбияләүгә багышлаган, Яңа Сарай мәктәбенең элекке директоры Ринат Зәйдулла улы, бертуган абыйсы Фәйзулла биреп калдырган мәгълүматлар ярдәмендә, үзләренең нәсел агачын бик җентекле төзегән. Ринат ага үз чыгышын баянда уйнап та дәвам итте. Корманкаелар барысы да бергәләп җырлар да башкарды.