Башкортстан мәгълүмат чаралары Әлфия Авзалованы Башкортстанныкы дип яза

Әлфия Авзалованың “Үзем турында” дигән китабы да җырчының Актанышта туган дигән рәсми версияне раслый.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әйдәгез, дөресен языйк – Әлфия Авзалова Башкортстанда туган, - дип шалтыратты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Башинформ”ның мәдәни күзәтүчесе Ләйлә Аралбаева.

“Минувшей ночью ушла из жизни легендарная татарская певица, уроженка Башкортостана Альфия Афзалова (Хәбәрдә Әлфия Авзалованың фамилиясе “Афзалова” дип бирелә – ТИ). Певица ушла в возрасте 84 лет после инсульта.

Альфия Афзалова — заслуженная артистка России, народная артистка Татарстана, лауреат Государственной премии РТ имени Тукая, кавалер орденов Трудового Красного Знамени и Дружбы народов, обладатель почетного приза «Легенда татарской эстрады».

Будущая звезда эстрады родилась в 1933 году в Башкортостане, в деревне Кабан Краснокамского района...”, - дип яза Ләйлә Аралбаева “Башинформ”га.

"Әлфия апа мемуарларында үзе дә шулай язган”, - дип фикерен дәлилләде Ләйлә Аралбаева "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Рәсми биографиясенә караганда Әлфия Авзалова Татарстанда, Актанышта туган. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында “Әлфия Авзалова: истәлекләр, әңгәмәләр, мәкаләләр, фоторәсемнәр”, -дигән китап бастырган танылган язучы Рабит ага Батулла Әлфия Авзалованың Актанышта тууын раслый. “Ул үзен Актаныш кешесе дип санады”, - ди Рабит Батулла.

Әлфия Авзалованың “Үзем турында” дигән китабы да җырчының Актанышта туган дигән рәсми версияне раслый. Мемуарларын Әлфия Авзалова әти-әнисе турындагы истәлекләрдән башлый. Аның әнисе, чыннан да, Афзал исемле Кабан авылы кешесенә кияүгә чыга. Әмма, Әлфия Авзалова үзе язганча, “тора башлаганнарына биш ай тулганда” әнисе, аерылып, “Актанышына кире кайтып киткән”. “Мин ул вакытта әни карынында дүрт айлык кына булганмын. Мин Актанышта туганмын”, - дип яза Әлфия Авзалова. Баласы тугач, әнисе тагын Кабанга китеп, берничә ел яшәп калган һәм өч баласын калдырып, тиф авыруыннан вафат булган.