Казанда Израиль Мәдәнияте көннәре узачак

Аның кысаларында ТР Милли китапханәсенә һәм Н.Лобачевский исемендәге Казан дәүләт университеты китапханәсенә китаплар да тапшырылачак
(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). 24-26 июнь көннәрендә Казанда Израиль Мәдәнияте көннәре узачак. Чараның тантаналы ачылышы 24 июньдә “Мир” кинотеатрында була. Бу көнне кинотеатр фойесында Тель-Авив шәһәренең 100 еллыгы уңаеннан, “Тель-Авив – город контрастов” дигән күргәзмә ачыла, кичен исә “Авива, любовь моя” (2005, режиссеры – Шоми Зархи) дигән нәфис фильм күрсәтелә, дип белдерә “Татаркино” дәүләт учреждениесе матбугат хезмәте.
25е көнне исә Израильнең Россиядәге Илчелегенең беренче секретаре Лилия Чеховер ТР Милли китапханәсенә һәм Н.Лобачевский исемендәге Казан дәүләт университеты китапханәсенә китаплар тапшырачак. Бу көнне шулай ук “Татаркино” дәүләт учреждениесе бинасында Израиль турында документаль фильм да тәкъдим ителә. “Мир” кинотеатрында янәдән “Авива – любовь моя” фильмы һәм “Визит оркестра” (АКШ-Франция-Израиль) дигән комедия күрсәтелә.
26 июнь көнне шулай ук кинотеатрда Израиль Илчелеге “Секреты” дигән драма тәкъдим итә.