Уфада татар рәссамынын кургәзмәсе ачылды

Уфада татар рәссамынын кургәзмәсе ачылды

(Уфа, 15 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада, Башкортстан дәүләт педагогия университетынын күргәзмәлэр залында танылган татар рәссамы Габдулла Зәкәрия улы Әхмәтшиннын шәхси кургәзмәсе ачылды. “Елларым” дип исемләнгән шушы кургәзмәсенә автор узенен утыздан артык картинасын урнаштырган.

Габдулла Әхмәтшин үзе генә иҗат белән шөгыльләнеп калмый, ә Башкортстанның Благовещен шәһәрендәге 2 нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә яшь рәссамнарга да hөнәр серләрен өйрәтә. Талантлы балалар арасында татар кызлары һәм малайлары күп булуы да куандыра, ди ул. Сәнгать мәктәбенең директоры вазифаларын да башкарган Габдулла Зәкәрия улы әйтүенчә, биредә татар балаларының иҗат җимешләре үзләренең миллилеге белән аерылып тора. Әлбәттә инде, бу уңышта «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртүче талантлы рәссам Габдулла аганын үзенең дә өлеше зур.

Габдулла Әхмәтшин Башкортстанның Миякә районындагы Шатмантамак исемле зур гына татар авылында туып үсә. Бәләкәйдән үк рәсем сәнгате белән мавыккан малай, мәктәпне тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесына укырга керә һәм аны кызыл дипломга бетерә. Хезмәт юлын яшь белгеч Благовещен шәһәрендәге сәнгать мәктәбе директоры булып башлый. Бүгенге көндә дә ул шушында балаларга рәсем сәнгате нечкәлекләрен өйрәтә. Шунда эшләве чорында Габдулла Әхмәтшин Башкортстан дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетында белемен камилләштерә.

Благовещен шәһәренең сәнгать мәктәбендә эшләү елларында талантлы милләттәшебез әллә күпме сәләтле балаларны тәрбияләп чыгарды. Аның укучылары арасында ЮНЕСКО фонды, БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, Рәссамнар берлеге үткәргән республика, Бөтенроссия, халыкара иҗат бәйгеләрендә катнашып җиңеп чыгучылар да байтак.